Кичә кич махсус хезмәтләргә Алабуга районының Лекарево авылы янындагы урманда ике хатын-кыз югалуы турында хәбәр килә. Алар урманга гөмбәгә бара һәм кире юл таба алмаганнар, дип яза "Татар-информ".
Ярдәм сорап мөрәҗәгать иткәннән соң бер сәгать узгач, урынга коткаручылар килә. Югалган хатын-кызларны табалар һәм урманнан чыгарып, туганнарына тапшыралар. Бу хакта Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез