Мамадыш районында «Волга» М-7 трассасының 956 нчы километрында төнлә «Лада Искра Кросс» машинасы ватылган. Автомобиль салонында биш ир-ат, ике хатын-кыз һәм сабый бала булган. Алар бит каты туңган һәм коткаручыларны чакырткан, дип хәбәр иттеләр Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре килеп җитүгз биш кешене дә җылы хезмәт машинасына утыртканнар һәм кайнар чәй эчерткәннәр.
Тиздән зыян күрүчеләрнең туганнары килеп җиткән. Медицина ярдәме беркемгә дә кирәк булмаган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез