Татарстанда коткаручылар урманда адашкан ике ир-атны тапкан

Коткаручылар Питрәч районында 30 яшьлек ике ир-атны тапкан. Алар Камыш авылы тирәсендәге урманда адашып калган булган.

“Татар-информ” Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе мәгълүматларына таянып язганча, ике дус “Нива” машинасында урманнан әйләнеп кайтырга булган. Ләкин аларның машинасы пычракта батып калган. Шуннан алар җәяү кайтырга чыккан да адашкан. Берсенең телефонында 20 процент зарядкасы калса, икенчесенеке – бөтенләй сүнгән.

Коткаручылар урманны айкап чыкканнан соң аларны тапкан. Ир-атлар медицина ярдәменнән баш тарткан.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре