Кичә Арчаның "Ватан" ширкәте басуында коточкыч фаҗига булган.
Сенаж ташучы ике КамАЗ тузан эчендә бер-берсен күрмичә маңгайга-маңгай бәрелешкән. Бу хакта Арск-Информ хәбәр итте.
1 ай элек армиядән кайткан 22 яшьлек егетнең шунда гомере өзелә. КамАЗ йөртүчеләр икесе дә яшь егетләр, икесе дә Апаз авылыннан икәлекләре билгеле.

Фото: "Хезмәт" сайтыннан
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез