Газетага язылу

Татарстанда кредит алуга үз-үзеңә тыю салучылар саны арта

Татарстанда кредит алуга үз-үзеңә тыю салучылар саны арта. Ел башыннан бирле 38 меңгә якын кеше әлеге мөмкинлектән файдаланган. Бу хакта Татарстан дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрының беренче урынбасары Альберт Яковлев әйтте.

2025 елның 1 мартыннан кредит алуга үз-үзеңә тыю салу хезмәте гамәлгә кергәннән бирле, республикада яшәүче 748 954 кеше әлеге мөмкинлектән файдаланган. Ел башыннан бирле генә дә татарстанлылар МФЦ аша үз-үзләренә шундый 37 989 тыю салган. Барлыгы 23 560 кеше әлеге тыюдан баш тарткан”, – диде ул.

Альберт Яковлев искә төшергәнчә, һәр кеше кулланучы кредитлары, кредит карталарына, овердрафт ысулы белән (счетта акча булмаганда да түләүләр башкарыла) банк счеты ачуга чикләү куя ала. Чикне үзең файдаланган банкка гына түгел, ә берьюлы бөтен банкларга һәм микрофинанс оешмаларына да куярга мөмкин. Онлайн гаризалардан тыш, банкка шәхсән барып язган килешүләрне дә чикләргә мөмкин. Гаризаны Дәүләт хезмәтләре порталы һәм МФЦ аша теркиләр. Чикләү бушлай куела. Мәгълүмат Кредит тарихлары бюросына тапшырылачак һәм кеше үзе киләчәктә әлеге тыюдан баш тарткан очракта, ул кредит рәсмиләштерүгә берничек тә комачау итмәячәк.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре