Сентябрь аенда Татарстанда яшәүчеләр 3,42 мең автокредит рәсмиләштергән. Бу – узган елның шушы ук чорындагыга караганда 6 процентка күбрәк. Августта исә республикада яшәүчеләргә бирелгән автокредитлар саны 2019 елның шушы ук чоры белән чагыштырганда 5 процентка арткан.
Гомумән алганда, банклар өченче кварталда Россия халкына 213 мең автокредит биргән (узган елның шушы ук чорындагыга караганда 9 процентка күбрәк). Берләштерелгән кредит бюросы генераль директоры Артур Александрович әйтүенчә, автокредитлар саны арту иң элек рубльнең арзанаюы аркасында машиналар бәясе үсүгә бәйле, дип хәбәр итә «Реальное время» басмасы.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез