Сентябрьдә республикада кредитлар азрак бирелгән: банклардан кулга барлыгы 8,4 миллиард сумга 37,96 мең кредит алынган. Алдагы ай белән чагыштырганда, саны, шулай ук күләме ягыннан 4 процентка кимрәк бу. Берләштерелгән кредитлар бюросы мәгълүматларына караганда, кредитның уртача күләме 221 мең сум (түләү срогы – уртача 30 ай) тәшкил иткән.
Шуңа да карамастан, Татарстан, элеккечә үк Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Санкт-Петербург, Краснодар крае һәм Свердловск өлкәсеннән генә калышып, кредит бирү күләме буенча Россиянең 10 төбәге арасында калып килә. Республикада уртача кредит күләме дә Идел буе төбәкләре арасында иң зур күрсәткечләрнең берсен тәшкил итә.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез