• Фото: chelny-izvest.ru

Татарстанда куаклар бөреләнә башлаган

Агроном бу хәлгә ачыклык керткән.

Тукай районының Яңа бистәсендә яшәүче ханым кыш уртасында бакчасындагы сирень куагының бөреләре ачыла башлавына игътибар иткән. Бу хакта “Челнинские известия” яза.
Куакка – 3 “яшь”, әмма аның моңарчы мондый хәлне күргәне булмаган. Сүзен дәлилләү өчен редакциягә куакның ботагын фотога төшереп җибәргән (куак үзе – тулысынча кар астында). Гыйнварга хас булмаган бу күренеш аның күңелендә борчулы сораулар уяткан.

Газета хәбәрчесе, гайре табигый хәлне аңлатуны сорап, Чаллы агрономы Владимир Диденкога мөрәҗәгать иткән.
“Дәлиле – фотосурәте җибәрелмәсә, берничек тә болай була алмый, дип кырт кискән булыр идем. Аномаль җылы һава үзенекен иткән, күрәсең – ботак очларындагы чәчәк бөреләре аз гына ачылган. Әмма алар тулысынча ачылмаячак”, – дигән ул.

Агроном фикеренчә, моның өчен борчылырга да, бөреләрне ябарга яки өзәргә дә кирәкми. Хәтта бик нык суыклар була калса да, аларга зыян килмәячәк. Сирень суыкка чыдам куак чөнки.

Сүз уңаеннан, Чиләбедә яшәүчеләр дә социаль челтәрләрдә сирень бөреләренең уянуы турында хәбәр иткән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре