Проектның бәясе 3 миллиард сумнан артып китәчәк. 2027 елның беренче кварталында булачак предприятие территориясендә ремонт-төзелеш цехы бинасын сүтә башларга планлаштыралар.
Фабриканың беренче чиратын (анда елына 35 мең тонна кәгазь җитештереләчәк) 2029 елда эшләтеп җибәрү күздә тотыла. Икенче чиратны төзегәннән соң, җитештерүнең гомуми күләме елына 70 мең тоннага җитәчәк.
Комбинатның генераль директоры Андрей Фомичев аны предприятие өчен масштаблы проект дип атады.
«Яңа кәгазь фабрикасында Россия базарында ихтыяҗ булган продукция эшләп чыгарылачак. Белгечләр бәяләвенчә, безнең илдә санитария-гигиена әйберләрен җитештерү күләменең еллык үсеше 4-10 процент тәшкил итә», – диде ул.
Фабрика эшли башлаганнан соң Татарстанда бәдрәф кәгазе җитештерү буенча кластер формалашачак. Аңа республиканың шундый продукция җитештерүче барлык компанияләре керәчәк, диелә «Татар-информ» хәбәрендә.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез