Татарстанда бушлай җир кишәрлеге алудан баш тарткан күп балалы гаиләләргә бирелә торган акчалата түләү күләме артты. Моңа кадәр 200 мең сум булган сумма хәзер 234,3 мең сум тәшкил итә.
Тиешле карарны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган.
Моннан тыш, түләүне ел саен индексацияләү механизмы да кертелгән. Һәр елның 1 мартыннан аның күләме алдагы елдагы куллану бәяләре үсеше индексын исәпкә алып яңадан каралачак.
Индексация коэффициентын Россия Хөкүмәте билгеләячәк. Яңартылган сумма акчалата түләү турында карар кабул ителгән көнне гамәлдә булачак.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез