Бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин социаль-мәдәни өлкә объектларын капиталь ремонтлау программаларын гамәлгә ашыру турында хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Анда Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Габделганиев һәм Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
«Сәламәтлек саклау» өлкәсендә программа чараларын гамәлгә ашыру ахырына якынлаша: тармакның 96 объектыннан алтысында эшләр дәвам итә. 3 стационарны ремонтлау буенча эшләр 96%ка башкарылган. Узган ике атнада биш объект төгәлләнгән: Теләче, Әлмәт районнарында һәм Чаллы шәһәрендә берәр объект һәм Казанда ике объект. Поликлиникаларны ремонтлау эшләре 97%ка башкарылган. 3 объектта эшләр бара әле. Хисап чорында объектны Чүпрәле районында төгәлләгәннәр.
Яшьләр сәясәте тармагы буенча 24 объектның икесен ремонтлыйсы кала. Бу - Балтач районындагы психологик-педагогик ярдәм үзәге бинасы. Аның буенча гомуми эш күләменең 82%ы үтәлгән. Шулай ук Чаллыда урнашкан бер яшьләр үзәгендә дә эшләр бетмәгән әле. Әлеге объектта үтәлеш 76% дип бәяләнә.
«Мәдәният» тармагында 38 объектның алтысы төгәлләнмәгән. Алар исәбенә программа буенча гомуми үтәлеше 88% булган ике авыл мәдәният йорты, Саба районындагы балалар сәнгать мәктәбе (78%) һәм тармакның башка 3 учреждениесе керә, алар буенча үтәлеше 85% тәшкил итә. Хисап чорында Мамадыш районындагы бер объектта эшләр төгәлләнгән.
Спорт тармагы буенча быелгы 24 объектның берсе Кукмара районында төгәлләнмәгән. Аның буенча эшләр 96%ка башкарылган. Узган ике атнада Балтач районында һәм Казанда урнашкан өч объект төгәлләнгән.
«Экология» тармагы буенча Кайбыч районында урнашкан бердәнбер объектта эшләр дәвам итә. Аның буенча гомуми эш күләменең 57%ы башкарылган.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм Эчке эшләр министрлыгы линиясе буенча гамәлгә ашырыла торган республика программалары буенча 5 объект төгәлләнмәгән әле. Бу - өч янгын депосы бинасы. Гомуми үтәлеш 98% тәшкил итә. Хисап чорында Баулы районында бер объектны төгәлләнгән. Эчке эшләр министрлыгының ике бинасы буенча программа 83%ка үтәлгән.
Башка республика программалары кысаларында гамәлгә ашырыла торган 75 бинада капиталь ремонт тәмамланган. Соңгы ике атна эчендә соңгы ике объект төзелеп беткән: Росгвардия карамагындагы бина (Казан) һәм Актаныш районындагы хәрби комиссариат.
Күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау ахырына якынлаша. Быел аңа 41 муниципаль берәмлектәге 813 йорт керә. Программа кысаларында 6 муниципалитеттагы 57 торак йортта 126 лифт алмаштыру планлаштырыла. Бүгенге көндә 25 муниципаль берәмлектә 175 күп фатирлы йортта эшләр алып барыла.
559 күп фатирлы йортта эшләр төгәлләнгән, шулардан узган ике атнада 28 муниципалитетта 102 күп фатирлы йортта эшләр тәмамланган. Программа буенча гомуми үтәлеш 97% тәшкил итә.
Бүгенге көндә төп мәсьәләләрнең берсе - алдагы җылы бирү чорына әзерлек. Бүгенге көндә барлык социаль объектларга һәм торак йортларга җылылык бирү буенча эш төгәлләнеп килә. Әлегә Казандагы, Лениногорск һәм Түбән Кама районнарындагы 27 торак йортта җылылык җибәрү төгәлләнмәгән. Мәдәният тармагында Актаныш һәм Зеленодольск районнарының 19 объектында җылылык бирелмәгән.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез