Татарстанда социаль-мәдәни объектларны һәм күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программаларын гамәлгә ашыру төгәлләнеп килә. Программаларның бер өлеше тулысынча үтәлгән, калганнары подряд оешмалары тарафыннан тәмамлана. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Анда Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Габделганиев катнашты.
Сәламәтлек саклау тармагында 96 медицина объектының соңгысында гына эшләр тәмамланмаган. Бу - Баулы районындагы поликлиника, аның үтәлеше 98% тәшкил итә. Хисап чорында Зеленодольск районындагы объект төгәлләнгән. Бу атнада подрядчылар соңгысын тапшыру турында хисап тотканнар Әлеге программа тулысынча төгәлләнгән.
«Яшьләр сәясәте» тармагында шулай ук быелгы 24 объектта да эшләр төгәлләнгән. Балтач районында соңгы объектта психологик-педагогик ярдәм үзәкләрен ремонтлау программасы төгәлләнгән.
«Мәдәният" тармагында - 3 объект. Бу - Кукмара районында урнашкан авыл мәдәният йорты. Аның буенча үтәлеш 72% тамгасында теркәлә. Һәм тармакның Кукмара районында урнашкан башка ике учреждениесе. Алар буенча гомуми үтәлеш 97% тәшкил итә. Узган ярты айда Казан шәһәрендәге объект төгәлләнгән. Хисап чорында Саба районында балалар сәнгать мәктәбен ремонтлау төгәлләнгән. Шулай итеп, мәдәният мәгариф учреждениеләренә капиталь ремонт тулысынча башкарылган.
Быелгы 24 спорт объектының берсе – Кукмара районында төгәлләнмәгән килеш кала. Аның буенча эшләр 98%ка башкарылган.
«Экология» тармагы объектларына капиталь ремонт программасы төгәлләнгән – хисап чорында Кайбыч районында елга үзәнен чистарту башкарылган соңгы объект файдалануга тапшырылган.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм Эчке эшләр министрлыгы линиясе буенча гамәлгә ашырыла торган республика программалары буенча 3 объект эшләнеп бетмәгән әле. Бу - Казан шәһәрендәге янгын сүндерү депосының бер бинасы, аны ремонтлау планының 93%ы үтәлгән. Моннан тыш, узган ике атна эчендә бу шәһәрнең тагын бер объекты төзелеп беткән. Һәм Эчке эшләр министрлыгының ике бинасы, алар буенча гомуми үтәлеш 97% дип бәяләнә.
Күп фатирлы йортларга капиталь ремонт ясау программасы да ахырына якынлашып килә. Быел ул 41 муниципаль берәмлектә урнашкан 813 йортны үз эченә ала.Шулай ук программаның бер өлеше: 6 муниципалитеттагы 57 торак йортта 126 лифт алмаштыру.
Бүгенгә 17 муниципаль берәмлектә 55 күп фатирлы йортта эшләр алып барыла. 680 күп фатирлы йортта эшләр төгәлләнгән, шулардан узган ике атнада 28 муниципалитеттагы 51 күп фатирлы йортта эшләр тәмамланган. Программа буенча гомуми үтәлеш 99% тәшкил итә.
Агымдагы җылы бирү чоры кысаларында уздырыла торган чаралар турында мәгълүмат. Муниципалитетлар муниципаль берәмлекнең әзерлек паспортларын алуны дәвам итәләр. Бүгенге көндә 4 муниципалитетта эш алып барыла. Республиканың 41 районы паспорт алган инде. Бу эшне 20 ноябрьгә кадәр төгәлләргә кирәк.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез