«Мәгариф» тармагы буенча быел 4 федераль һәм 4 республика программасы кысаларында гамәлгә ашырыла торган 170 объект ремонтланачак. 63 гомуми белем бирү оешмасын ремонтлау буенча программа чаралары 92%ка үтәлгән. Хисап чорында 21 муниципаль берәмлектә 40 объект төгәлләнгән.
Мәктәп ашханәләренә капиталь ремонлау буенча гомуми башкарылыш 96% дип бәяләнә. Узган ярты айда 27 муниципалитетта 47 объект төзелеп беткән. Бүгенге көндә балалар бакчаларын ремонтлау эшләре 91%ка үтәлгән. Узган ике атнада 7 муниципаль районда 8 объект төзелеп беткән. Хисап чорында Әлки һәм Арча районнарында өч объект файдалануга тапшырылганнан соң, ресурс үзәкләренә капиталь ремонт эшләре 96%ка җиткән.
Тулай торакларны ремонтлау буенча 89% эш башкарылган. Узган ярты айда Арча районында объект төгәлләнгән. «Сәламәтлек саклау" тармагы программаларына быел 97 объект керә. Стационар биналарын ремонтлау эшләре дәвам итә. Хәзерге вакытта үтәлеш 80% тәшкил итә. Узган ике атнада Бөгелмә һәм Ютазы районнарында ике объект төзелеп беткән. Поликлиникаларны капиталь ремонтлау буенча эшнең 63%ы башкарылган.
Яшьләр сәясәте тармагы быел 24 объектны үз эченә ала. Хисап чорында Баулы шәһәрендә яшүсмерләр клубларына капиталь ремонт ясау программасы төгәлләнгән.
Психологик-педагогик ярдәм биналарына капиталь ремонт эшләре гомуми күләмнең 78%ы башкарылган. Узган ярты айда Зеленодольск районында һәм Казан шәһәрендә ике объект төзелеп беткән.
Яшьләр үзәкләрен ремонтлау буенча планның 89%ы тәмамланган.
«Мәдәният» тармагы буенча агымдагы елда 38 объект гамәлгә ашырыла. Авыл мәдәният йортларына капиталь ремонт буенча барлык эшләрнең 75%ы башкарылган. Узган ике атнада Арча, Кукмара һәм Әтнә районнарында өч объект төзелеп беткән. Балалар сәнгать мәктәпләрен ремонтлау буенча башкарылган эшләр 65% тәшкил итә. Тармакның башка учреждениеләрендә капиталь ремонт эшләре 63%ка башкарылган. Хисап чорында Ютазы районында һәм Казан шәһәрендә ике объект төгәлләнде. Спорт министрлыгы линиясе буенча быел 25 объект гамәлгә ашырыла. Программа эшләренең үтәлеше 65% тәшкил итә. Узган ике атнада Менделеевск районында бер объект төгәлләнгән.
«Экология» тармагы буенча 25 объект гамәлгә ашырыла, аларның үтәлеше 87% тәшкил итә. Соңгы ике атнада Кайбыч районындагы объектта эшләр төгәлләнгән. Янгын депосы биналары 74%ка ремонтланган. Хисап чорында Биектау районында объектны төгәлләгәннәр. Эчке эшләр министрлыгы биналарын ремонтлау эшләре 41%ка үтәлгән.
Җәмәгать судьялары биналарына капиталь ремонт ясау буенча башкарылган эшләр 83% дип бәяләнә. Хисап чорында Югары Ослан районында һәм Казан шәһәрендә ике объект төгәлләнгән. Тагын 75 объект башка республика программалары кысаларында гамәлгә ашырыла. Хисап чорында Зеленодольск һәм Лениногорск районнарындагы ике муниципаль архивка капиталь ремонт ясалган. Шулай итеп, программа уңышлы тәмамланган.
Росгвардия карамагындагы биналарны ремонтлау эшләре 80% тәшкил итә.
Хәрби комиссариатлар биналарына капиталь ремонт 89%ка башкарылган.
Узган ярты айда 7 муниципалитетта берьюлы 7 объектта эшләр тәмамланган.
Күп функцияле үзәкләр биналарына капиталь ремонт буенча 99% эш башкарылган. Хисап чорында Лениногорск районындагы объектны төгәлләгәннәр.
Күп фатирлы йортларга капиталь ремонт ясау программасын гамәлгә ашыру турында. Быел 41 муниципаль берәмлектә урнашкан 813 күп фатирлы йорт ремонтланачак. Программа кысаларында шулай ук 6 муниципалитеттагы 57 торак йортта 126 лифтны алмаштыру планлаштырыла. Программаны финанслау күләме 11 млрд 192 млн сум тәшкил итә. Бүгенге көнгә 41 муниципаль берәмлектә 537 күп фатирлы йортта эшкә керешкәннәр.
128 күп фатирлы йортта эшләр төгәлләнгән, шулардан узган ике атнада 14 муниципалитетта 32 күп фатирлы йортта эшләр тәмамланган. Калган объектлар буенча әзерлек эшләре алып барыла: раслауда проект документлары, материаллар сатып алу бара. Программа буенча гомуми үтәлеш 64% тәшкил итә.
Шулай ук Дамир Шәйдуллин халыктан торак-коммуналь хезмәт күрсәтүләр өчен түләүләр җыю һәм предприятие һәм оешмаларның түләү дисциплинасы турында сөйләде. Соңгы елларда торак-коммуналь хезмәт күрсәтүләр өчен халыкның түләү дисциплинасын мониторинглау ел башында түләүләрнең аз җыелу тенденциясен күрсәтә, икенче яртыеллыкта җыем проценты арта.
Үткәрелгән анализ нигезендә, быелның июнендә республика буенча торак-коммуналь хезмәтләр өчен халыкның түләүләр җыю дәрәҗәсе 101,7% тәшкил итә, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 0,4%ка кимрәк.
Агымдагы елның гыйнвар-июнь айларында халыкның түләүләр җыю дәрәҗәсе Татарстан буенча уртача 98,7% тәшкил итә. Бу узган ел күрсәткеченнән 0,2%ка югарырак. Уртача еллык дәрәҗә 99,5% тәшкил итә, бу узган ел күрсәткеченнән 0,1%ка югарырак. Электрон форматта башкарылган түләүләр өлеше гомуми күләмдә 82%ка җиткән.
1 июльгә газ өчен срогы чыккан бурыч суммасы быел 220 млн сумнан артык тәшкил иткән. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 5,5 млн сумга кимү күзәтелә.
Кулланылган электр энергиясе өлешендә бер ел эчендә бурыч суммасының 17 млн сумнан артыграк кимүе теркәлә. Быелның 1 июленә бурычларның гомуми күләме 15 млн сумнан артып киткән.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез