Татарстанда күп фатирлы йортларның чатларының 40% MAX мессенджерына күчерелде

Татарстанда күпфатирлы йорт чатларының 40% инде MAX мессенджерына күчерелгән. Бу хакта республика Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә хәбәр ителде, дип яза Татарстан Рәисе матбугат хезмәте.

Республикада барлыгы мондый 18,1 мең чат исәпләнә, шуларның 7,2 меңе инде яңа форматта эшли. MAX мессенджерына чатларны күчерү торак хуҗалары һәм идарәче компанияләр арасында элемтәне гадиләштерүгә юнәлдерелгән.

 

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

«милли проектлар», «национальный проект», «Профессионалитет», илкүләм проект, Илкүләм проектлар, милли проект, нацпроект,

Көн хәбәре