Газетага язылу

Татарстанда күпбалалы гаиләләргә 55,7 мең җир кишәрлеге бирелгән

Күпбалалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бирә башлаганнан бирле Татарстанда шундый 55,7 мең җир кишәрлеге тапшырылган.

Бу хакта Татарстан Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының еллык коллегия утырышында министр Фәнил Әһлиуллин әйтте. “Күпбалалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бирә башлаганнан бирле Татарстанда шундый 55,7 мең җир кишәрлеге тапшырылган.

Аларның 5,4 меңе – 2025 елда”, – диде ул. Министр әйтүенчә, республиканың 27 районында күпбалалы гаиләләрне тулусынча җир кишәрлекләре белән тәэмин итеп бетергәннәр. “Тагын 13 районда әлеге күрсәткеч 90-99 процент”, – диде Фәнил Әһлиуллин. Аның әйтүенчә, Казан, Чаллы кебек зур шәһәрләрдә җир кишәрлекләре җитми.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Гаилә” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре