Татарстанда күпбалалы гаиләләргә бушлай парковка бирергә мөмкиннәр

Татарстан Республкасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец күпбалалы гаиләләргә бушлай парковка хокукы бирү зарурилыгы турында белдергән. Балалар омбудсмены “Татар-информ” агентлыгына хәбәр иткәнчә, бу тәкъдим белән ул Республика Дәүләт Советына мөрәҗәгать иткән.

“Безнең парламент тәкъдимне карамады әле. Гәрчә мин аны бик мөһим дип саныйм”, – дип билгеләп үткән Волынец. Аның әйтүенчә, машинаны бушлай кую мөмкинлеге балалы гаиләләр өчен әһәмиятле социаль ярдәм чарасына әйләнер иде.

Волынец фикеренчә, мондый башлангыч гаиләләрнең тормыш сыйфатын яхшыртачак, шәһәр мохитен балалар һәм ата-аналар өчен уңайлыракка әйләнерәчәк.
Сүз уңаеннан, Мәскәү өлкәсендә төбәкнең 11 шәһәрендә күпбалалы гаиләләргә Дәүләт хезмәтләре порталы аша бушлай парковкага рөхсәт рәсмиләштерү мөмкинлеге ачылган да инде.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре