Татарстан Дәүләт Советы депутатлары күпбалалы гаиләләргә җир кишәрлеге урынына акчалата компенсация бирүне күздә тоткан закон проектын кабул иткән. Закон Казан һәм Чаллыда яшәүче өч һәм аннан күбрәк балалы гаиләләргә кагылачак.
Бу документ белән җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин таныштырды. Аның әйтүенчә, бүгенгә бу ике шәһәрдә 16 мең гаиләгә җир кишәрлеге җитми.
– Кайбер муниципалитетларда җир кишәрлекләре җитмәүгә бәйле куенлыклар бар. Узган елда кишәрлекләр бирү географиясе киңәйтелсә дә, Казан һәм Чаллы шәһәрендә бу җәһәттән бик катлаулы вазгыять күрсәтелә. Әлеге шәһәрләрдә 16 мең гаилә җир белән тәэмин ителмәгән, – дип билгеләп үткән Әһлиуллин.
Министр әйтүенчә, Россия Җир кодексы нигезендә төбәкләргә күпбалалы гаиләләр өчен бушлай җир кишәрлекләре урынына башка социаль ярдәм чараларын билгеләү хокукы бирү каралган.
Закон проекты Казан яки Чаллыда даими яшәүче гаиләләргә кагылачак.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Гаилә» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез