Татарстанда өч һәм күбрәк балага ия булган гаиләләргә җир кишәрлеге урынына бирелә торган бер тапкыр түләү күләмен арттырганнар. Бу хакта республиканың Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы хәбәр итә.
Шулай итеп, бер тапкыр түләү күләме 200 мең сумнан 234 321 сумга җиткерелгән. Ул һәр ел саен 1 февральдә, федераль Хөкүмәт билгеләгән коэффициенттан чыгып, индексацияләнәчәк.
2026 елның 16 сентябре мәгълүматлары буенча, җир кишәрлеге алырга тиешле гаиләләр исемлекләренә 72610 гаилә кертелгән, 63264 җир кишәрлеге кадастр исәбенә куелган, 57875 кишәрлек уртак өлеш милкенә тапшырылган.
Түләү бушлай җир кишәрлегенә алмашка бирелә. Аны алу өчен гариза тапшырырга кирәк.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез