Татарстанда күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасы 97%ка үтәлгән

Хәзерге көнгә Татарстанда күпфатирлы йортларны ремонтлау программасын үтәүнең гомуми күрсәткече 97% тәшкил итә. Бу хакта бүген ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин Республика Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә хәбәр итте.

Киңәшмәне видеоконференция режимында республиканың барлык муниципалитетлары белән Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Видеоязманы республика җитәкчесенең матбугат хезмәте урнаштырды.

Докладчы искәрткәнчә, күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасына 42 муниципалитетның 911 объекты кертелгән.

ТР Төзелеш министрлыгы башлыгы сүзләренчә, хисап чорында сигез муниципаль районда һәм ике шәһәр округында урнашкан 32 йортта эшләр төгәлләнгән.

«Хәзерге көнгә 28 муниципаль берәмлектә программа чаралары тулысынча башкарылды. Агымдагы датага гомуми үтәлеш 97% тәшкил итә», – дип билгеләп үтте ул.

Шул ук вакытта министр «төгәлләнгән объектлар арасында – 757 күпфатирлы йорт», ә 122 йорт «ремонт стадиясендә» булуын ачыклык кертте.

Татарстан Төзелеш министрлыгының презентациясендә күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасын гамәлгә ашыру өчен 2025 елда 11,2 миллиард сумнан артык акча бүленгәнлеге күрсәтелә.

Бу суммадан фатир хуҗалары акчаларына 5,8 миллиард сумнан артык туры килә. Урындагы бюджетлар 1,1 миллиард сумнан азрак, ә республика бюджеты 4,3 миллиард сумнан артык акча бүлеп биргән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре