Татарстанда социаль-мәдәни өлкә объектларын һәм күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау программаларының төп өлеше инде башкарылган. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә республиканың төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасы 95 процентка үтәлгән. Быел программага республиканың 41 муниципаль берәмлегендә урнашкан 813 йорт кергән. Моннан тыш, 6 муниципалитеттагы 57 йортта 126 лифтны алыштыру планлаштырылган.
Хәзерге вакытта эшләр 33 муниципалитеттагы 271 йортта дәвам итә. 460 йортта ремонт тулысынча төгәлләнгән. Шуларның 117сендә эшләр соңгы ике атнада тәмамланган.
Социаль өлкәнең башка объектларында да ремонт эшләре ахырына якынлаша. Сәламәтлек саклау өлкәсендәге 96 объектның 84ендә эшләр төгәлләнгән, программа 93 процентка үтәлгән. Мәдәният өлкәсендә 38 объектның 31ендә эшләр тәмамланган, үтәлеш – 86 процент.
Спорт өлкәсендәге 25 объектта ремонт эшләре 94 процентка башкарылган. Экология өлкәсендәге программада исә 25 объектның 22сендә эшләр тәмамланган, үтәлеш 96 процент тәшкил итә.
Киңәшмәдә алдагы җылыту сезонына әзерлек мәсьәләсе дә күтәрелгән. Бүгенге көндә 27 муниципаль берәмлектә җылылык сезонын башлау турында карар кабул ителгән, 26сында йортларга җылылык бирү башланган.
Татарстанда торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрне җыю күрсәткече дә арткан. Август аенда ул 98,6 процент тәшкил иткән, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 2,6 процентка күбрәк. Гыйнвар-август айларында уртача күрсәткеч – 99,2 процент, ә еллык күрсәткеч 99,7 процент булган.
1 сентябрьгә газ өчен вакытында түләнмәгән бурыч 213,5 млн сум тәшкил иткән. Бу узган елның шул ук чорына караганда 6,5 млн сумга кимрәк. Электр энергиясе буенча да бурыч 9,5 млн сумга азайган һәм 10,3 млн сум тәшкил итә.
Идарәче компанияләрнең «Татэнерго» алдындагы җылылык энергиясе өчен бурычы 48,5 млн сумга кимегән. 1 сентябрьгә ул 73,4 млн сум тәшкил иткән.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез