Татарстанда күпфатирлы йортларның 77 проценты җылылык бирү сезонына әзер

Татарстанда җылылык бирү сезонына әзерлек эшләре төгәлләнә. Республикадагы күпфатирлы йортларның 77 проценты кышка әзер. Бу хакта Татарстан төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин әйтте.

“Август ахырына алынган мәгълүматларга караганда, мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният, социаль объектларның җылылык бирү сезонына әзерлек күрсәткече 98 проценттан да артып китә. Шулай ук, 14 меңнән артык күпфатирлы йорт тиешле паспортны алды. Бу – барлык йортларның 77 проценты чамасы”, – диде ул.

Министрның беренче урынбасары искәрткәнчә, җылылык энергиясен кулланучылар әзерлекне 15 сентябрьгә кадәр төгәлләргә тиеш.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре