9 июль кичендә Норлат шәһәренең Садовая урамындагы биш катлы йорт фатирларының берсендә янгын чыккан.
Янгын турында хәбәр «ГЛОНАСС 112» системасына килгән. Ут икенче каттагы фатирда кабынып, якынча ике квадрат метр мәйданга таралган.
Янгын вакытында 1972 елгы ир-ат зыян күргән. Аны коткарып, төтен белән уртача дәрәҗәдә агулану диагнозы белән Норлат үзәк район хастаханәсенә озатканнар.
Янгын чыгу сәбәбен белгечләр ачыклый.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез