Татарстанда күпме кешедә яман шеш табылуын әйткәннәр

Татарстанда 112 мең кеше яман шеш белән авырый. Бу хакта республика сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Әлмир Абашев диспансеризациягә багышланган брифингта белдергән.

2024 елның башыннан бирле уздырылучы диспансеризация барышында беренче тапкыр 215 кешегә яман шеш диагнозы куелган. Шуның 78 процентында рак иртәнге стадиясендә ачыкланган.

“Рак авыруын җиңәргә мөмкин! Бүген хәтта чирнең соңгы – өченче, дүртенче стадияләрендә дә гомерне биш елдан күбрәккә озайтырга була. Әмма онкологияне никадәр алданрак ачыкласак, сырхауның терелүгә өмете шуның кадәр зуррак булачак”, –дип билгеләп үткән Абашев.

Министрның беренче урынбасары, журналистларның онкомаркерларга анализ бирүнең файдалы булу-булмавы турында сорауга җавап биреп, анализның бәхәсле әйбер икәнен искәрткән. “Акча эшләү ысулы. Кыйммәтле ысул. Диспансеризация барышында кулланыла торган төгәлрәк, дөресрәк ысуллар бар. Алардан файдаланырга кирәк. Онкомаркерларга анализ сәламәтлек саклау өлкәсенә төп-төгәл онкологик диагноз кую мөмкинлеге бирсә, без аны кулланыр идек. Әйтик, онкоцитологияне кулланган кебек “, – дип йомгак ясаган сүзенә Абашев.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре