Газетага язылу

Татарстанда күрәзәче улын савыктырмакчы булган бер ананың 60 мең сум акчасын урлаган

Чаллыда өлкән яшьтәге хатын-кыз күрәзәче корбанына әйләнгән. Аферист, улыңның чирен чыгарам, дигән булып, әбинең акчасын һәм алтын әйберләрен урлаган. Бу хакта “Татар-информ” яза.

Болай булган. Автомобиль төзүчеләр шәһәрендә урамда 83 яшьлек әби янына ниндидер хатын-кыз килеп баскан. Әбигә ул улының авыруы турында сөйли башлаган. Әби моңа нык гаҗәпсенгән, чөнки улына, чыннан да, дәвалану таләп ителгән.

Икенче көнне теге хатын-кыз пенсионерны өе тирәсендә көтеп торган һәм ярдәм тәкъдим иткән. Өенә кертүен сораган. Өйгә кергәч, имештер, чир чыгару өчен йомырка сорап алган. Пенсионер шулчак йомырка эчендә суалчан күреп алган.
Күрәзәче, улыңның савыгып җитмәвен аңлата бу, дигән булып, тагын бер сихри гамәлнең таләп ителүен әйткән. Өлкән яшьтәге хатын-кыз, аферист сүзенә ышанып, бөтен саклык акчасын – 60 мең сумын һәм алтын чылбырын чыгарып биргән. Мошенник акчага һәм алтын әйбергә дога укырга, 40 көннән соң аларны кире кайтарырга вәгъдә биргән.
Мошенник, бу ысул улының сәламәтлеген ныгытачак, дип, әбине тәмам ышандырган. Өлкән яшьтәге хатын-кыз улының савыгуын көтә башлаган, әмма могҗиза булмаган. Күрәзәче юкка чыккан, әбинең байлыгын да кире кайтармаган. Шуннан соң пенсионер полициягә мөрәҗәгать итәргә булган.

“Мошенниклык” статьясы буенча җинаять эше кузгатылган Хәзер аңа 5 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре