Татарстанда курьерларга бушлай электр велосипедлары биреләчәк

Моның өчен үзмәшгульлек буенча онлайн-интенсив узу да җитә.

11 декабрь көнне “Мой бизнес” үзәге, Татарстан Икътисад министрлыгы, “Кече һәм урта эшмәкәрлек” илкүләм проекты кысасында, ризык ташу өлкәсендә эшләүче курьерлар өчен үзмәшгульлек буенча онлайн-дәресләр уздырачак. Икътисад министрлыгы хәбәренә караганда, чарада бер меңгә якын кешенең катнашуы көтелә.

Дәресләрдә үзмәшгульлекнең өстенлекле яклары ачылачак, киңәшләр биреләчәк, махсус салон режимы үзенчәлекләре турында сөйләнеләчәк. Интенсив төгәлләнгәннән соң анда катнашучылар тест узачак. Күбрәк балл туплаучылар төп бүләккә – электр велосипедына ия булачак.
Татарстанда Эшмәкәрлекне үстерү фонды генераль директорының беренче урынбасары – “Мой бизнес” үзәге җитәкчесе Линара Борһанова билгеләп үткәнчә, курьерлар, еш кына үзләренең өстенлекләрне һәм үзенчәлекләрен аңламыйча гына, үзмәшгуль булып эшли. Дәресләрдә исә алар исә үзмәшгульләргә ярдәм итү мөмкинлекләре турында беләчәк.
Бушлай укыту-өйрәтү 11-20 декабрьдә узачак. Моның өчен сайтта (https://ya-samozanyatyy.ru) теркәлергә кирәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре