Бу минутларда "Казан-Буа-Ульяновск" трассасының 40 чакрымында юл фаҗигасе сәбәпләрен ачыклаучы тикшерү-оператив төркем эшли. Юл-транспорт һәлакәте турында Югары Ослан Дәүләт автоинспекциясе җитәкчесе Искәндәр Әхмәдиев хәбәр итте, дип яза vuslon.ru.
 
"Җиңел машина белән КАМАЗ бәрелешеп бер кеше һәлак булды, тагын берсе хастаханәгә озатылды. Хәзер булган хәлләрнең барысы да ачыклана", - дип сөйләгән Әхмәдиев.
Юл-транспорт һәлакәтенең башлангыч сәбәпләре һәм башка шартлар соңрак билгеле булачак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез