Татарстанда квадроцикл машинага килеп бәрелгән: бер бала һәлак булган

Икенчесен авыр хәлдә хастаханәгә алып киткәннәр.

Бүген көндез Лаеш районы Сокуры авылында фаҗига булган: квадроциклга утырган ике бала җиңел машинага килеп бәрелгән. Бу хакта “KazanFirst” Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.

Авариядә бер бала һәлак булган, икенчесе “Ашыгыч ярдәм” машинасында хастаханәгә озатылган.
Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, фаҗига көндезге уникеләр тирәсендә килеп чыккан. Квадроцикл руленә карап торышка 7 яшь чамасындагы бала утырган булган.
Башлангыч мәгълүматларга караганда, квадроцикл төп юлга кырый юлдан чыгып, “KIA” машинасына юл бирмәгән. Балаларның шлем кимәгән булулары мәгълүм.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре