Татарстанда квадроциклда урманга китеп, өенә әйләнеп кайтмаган ир-атны эзлиләр. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иткәннәр.
Билгеле булганча, 53 яшьлек ир-ат республиканың Минзәлә районы Коноваловка авылы янында югалган. Аны эзләүдә Чаллының эзләү-коткару отряды хезмәткәрләре һәм Минзәлә янгын-коткару гарнизонының оператив төркеме катнаша.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез