Татарстанда кыяр һәм бәрәңге кинәт кыйммәтләнгән

Июньнең соңгы атнасында Татарстанда кыяр бәясе 12 процентка үсеп, килосы 106,3 сумга җиткән. Моңа кадәр ул 94,6 сум торган. Шулай ук бәрәңге 10 процентка кыйммәтләнеп, 46,09 сум булган.

“Татарстанстат” мәгълүматларына караганда, помидор хакы 2,1 процентка арткан. Хәзер килосы 164,82 сум тәшкил итә.

Алма, кишер, токмач, арыш, арыш-бодай икмәге, коры сөт катнашмалары һәм балыкның кайбер төрләре бәясе 2 процентка үскән.

Бәясе арзанайган продуктлар да бар. Мәсәлән, банан 3 сумга диярлек очсызланып, 155,58 сумга, чөгендер 2 сумга арзанаеп, 66,6 сумга калган. Бер дистә йомырка хакы хәзер 105,3 сум тора. Бер кило колбаса – 438,81 сум (24 июньдәге белән чагыштырганда 12 сумга арзанрак).

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре