Газетага язылу

Татарстанда, кырауларга карамастан, җылы һава торышы саклана

Бүген, 18 сентябрьдә, Татарстанда коры һәм җылы һава торышы саклана. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Республика территориясендә алмашынучан болытлы һава көтелә. Явым-төшем фаразланмый. Иртән урыны белән төнлә төшкән томан саклана, дип билгели синоптиклар.

Җилнең тизлеге секундына 2-7 метр тәшкил итә. Салкынча төннән соң көндез төбәктә һава 20-25 градуска кадәр җылыначак (Казанда — +22..+24 градуска кадәр).

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре