Бу проект ачык һавада уза торган барлык чараларның бердәм афишасын булдыру һәм җәмәгать урыннарын активлаштыру өчен эшләтеп җибәрелгән «Татарстанда – җәй» проектының дәвамы булып тора. Алар Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән тормышка ашырыла.
Ике сезон эчендә бу проектлар Татарстанда җәмәгать урыннарының ел әйләнәсе эшли алуын раслады. Җәй һәм кыш көннәрендә парклар, скверлар, яр буйлары һәм ишегалларында төрледән-төрле чаралар үткәрелеп торды.
– «Татарстанда – җәй» проектын башлаганда, безнең алда хисап өчен чаралар үткәрү генә түгел, ә яңартылган парклар һәм ишегалларын җанландыру, аларны, чыннан да, кешеләр ял итә торган урыннарга әйләндерү бурычы тора иде. Җәйге сезон сыйфатлы һәм арзанлы ял итүгә ихтыяҗ зур булуын күрсәтте. Рәис Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән сайланган юлның дөреслеген тагын бер кат «Татарстанда – кыш» проекты раслады. Көн салкын һәм кыска булуга карамастан, урыннар бушамады, алар яңа форматлар белән тулды. Спорт турнирларыннан алып боздагы шоуга кадәр оештырдык. Без чараларга кызыксынуның һава торышына һәм ел фасылына бәйле булмавын күрдек. Татарстан халкының оештырылган чараларда бик теләп катнашуы безнең өчен алга таба җиң сызганып эшләргә этәргеч бирде, – дип билгеләп үтте ТР шәһәрләрен үстерү институты директоры Наилә Ногманова.
Саннарга тукталсак, декабрь аеннан февральгә кадәр республиканың 45 муниципалитетында 1500 чара уздырлган, аларда 4 миллионнан артык кеше катнашкан. Кышкы сезон 1 меңнән артык урында: эре шәһәрләрнең үзәк мәйданнарыннан алып Татарстан районнарындагы уңайлы ишегалларына кадәр җәелдерелде. Быелгы кыш спорт ярышлары, халык бәйрәмнәре, концертлар, ачык һавада театральләштерелгән тамашалар, мастер-класслар һәм фестивальләр, һәр ял көнне республикада ниндидер кызыклы, меңнәрчә кеше күңеленә хуш килгән чаралар белән истә калачак. Проектның татар һәм рус телләрендә эшләп килүче цифрлы онлайн платформасы Татарстан халкын һәм туристларны чаралар планы белән таныштырып барды. Өч айда сайтка 1 миллионнан артык кулланучы кергән. Чаралар белән кызыксынучыларның 37 проценты Татарстан халкы булса, 14 проценты – Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе, ә 49 проценты – Россиянең башка төбәкләреннән килгән кунаклар.
Кышкы сезонның яңалыгы булып күчмә мәгълүмат үзәген эшләтеп җибәрү тора. Махсус бизәлгән мәйданчык сигез мөһим бәйрәм чарасында һәм шәһәрдә булып кайтты. Казанда «Черек күл» паркында, Чаллыда «Азатлык» мәйданында, Мамадышта, Бөгелмәдә үзәк мәйданда, Дөбъяз бистәсендә, шулай ук Лениногорскида һәм Алабугада.
«Татарстанда – кыш» проектының аеруча истә калган вакыйгасы дип Мамадышта узган SUNNYFEST X Бөтенроссия креатив чана фестивален атап булдыр. Анда Россиянең төрле төбәкләреннән дистәләгән команда катнашты. Ә Дөбъяз бистәсендәге Май чабу бәйрәме 3меңнән артык кунакны җыйды. Рус халкының гореф-гадәтләрен истә тотып эшләнгән яңа мәйданчык туристларны һәм халыкны җәлеп итә торган урынга әйләнде.
«Күрше» фестивален оештыручылар да кышкы салкыннардан һәм бураннардан курыкмаган. Фестиваль кысасында ишегалларында һәм паркларда 219 чара үткәргәннәр. Проектлар 63 ишегалды территориясен һәм 156 җәмәгать урынын колачлаган, 90 меңнән артык кешене берләштергән. Фестивальгә үз проектларын тәкъдим итеп, җиңүгә ирешкәннәргә 40 млн сум күләмендә ярдәм күрсәтелүен дә әйтеп үтәргә кирәктер. Кышкы чаралар программасы үз эченә Яңа ел бәйрәмнәрен, мәдәни фестивальләрне, экскурсияләрне, спорт турнирларын, патриотик акцияләрне һәм урам театрларын алды.
– Кышкы сезон өч этапка бүленгән иде. Һәр вакыт аралыгында җиңүчеләр кимендә бердән чара уздырды. Бу үз чиратында, бөтен сезон дәвамында активлыкны тигез бүләргә һәм фестиваль вакыйгаларының муниципалитетларда даими булуын тәэмин итәргә мөмкинлек бирде, – диде Наилә Ногманова.
Гамәлгә ашырылган вакыйгалар саны буенча иң активлар рәтендә – Яшел Үзән районы, анда 30 чара узган. Шулай ук Казан һәм Чаллы калалары да калышмый: һәр шәһәрдә 28 әр чара оештырылган.
Үзмәшгуль Гөлнара Әхмәтҗанованың «Яшел Үзән: тарих, кешеләр, архитектура» спектакль-променады 32 тапкыр күрсәтелгән. Җәяүлеләр театры форматы шәһәр урамнарын сәхнәгә әйләндергән. Биредә катнашучылар Яшел Үзәннең төп урамнары, истәлекле урыннары буйлап үткән. Әлеге театральләштерелгән тамаша шәһәрнең тарихы һәм анда яшәүчеләрнең истәлекләре белән үрелеп бара. Ә Лаеш районыннан «Прогресс ЖКХ» идарәче компаниясе командасы берьюлы ике сезонда фестиваль җиңүчесе булуга ирешә һәм бу вакыт эчендә «Көньяк парк» торак комплексында 40 тан артык чара уздыра. Ишегалды чаралары сериясенә спорт турнирлары, бәйрәмнәр һәм гаилә очрашулары керә. Шулай итеп алар район тормышының даими өлешенә әверелә.
Казан исә сноубордчыларны һәм илнең төрле төбәкләреннән тау чаңгычыларын җыю белән истә калачак. Спортчылар үз чиратында Кремль янында көч сынашты. Моннан тыш Кукмарада «Кукмара итекләре» XI Бөтенроссия халык иҗаты фестиваль-ярминкәсе, Чаллыда Май чабу бәйрәме, ә Тәтештә иң массакүләм вакыйга – «Тәтеш шәһәрендә кышны ничек озаттылар?» театральләштерелгән тамашасы гөрләп узды.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез