Газетага язылу

Татарстанда кыска һәм озакка сузылган әбиләр чуагының кайчан булачагын әйттеләр

Атна ахырында Татарстанда әбиләр чуагы көтелә, тик ул кыска вакытлы булачак. Бу атна ахырында һәм киләсе атна башында республикада +24 градуска кадәр җылы вәгъдә итәләр.

Һава торышындагы үзгәрешләр шимбә көнне киләчәк антициклон белән бәйле, шуңа күрә яңгырлар көтелми, бу көннәрдә һава торышы коры һәм кояшлы булачак. Уртача тәүлеклек температура нормадан 4-5 градуска югарырак булыр дип фаразлана.

«Челнинские известия»гә КФУ профессоры Юрий Переведенцев сүзләренчә, әлегә бу кыска вакытлы әбиләр чуагы, әле сентябрь уртасында бер-ике атна дәвам итә торган чын җәй көтелә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре