Газетага язылу

Татарстанда кыска вакытлы яңгырлар һәм +30 градуска кадәр җылы көтелә

10 июльдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Татарстан Гидрометеорология үзәге мәгълүматларына караганда, республиканың кайбер районнарында кыска вакытлы яңгырлар явуы, урыны белән яшен булуы ихтимал.

Иртән аерым урыннарда томан төшәчәк.

Җил төньяк һәм төньяк-көнчыгыштан, секундына 6–11 метр тизлектә исәчәк. Кайбер районнарда җилнең тизлеге 14 метрга кадәр җитәчәк, ә яшен вакытында 15–18 метрга кадәр көчәергә мөмкин.

Көндез һава температурасы +21...+26 градус булачак. Татарстанның көнбатыш һәм көньяк районнарында исә һава +30 градуска кадәр җылыначак.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре