Татарстанда кыска вакытлы яңгырлар, һава температурасының +25 градуска җитүе көтелә

Сишәмбе – 6 майда Татарстанда алмашынучан болытлы һава көтелә. Гидрометеоүзәк мәгълүматларына караганда, көндезге сәгатьләрдә урыны белән яңгырлар явып үтәчәк.

Яшен булырга мөмкин. Көньяк-көнбатыштан төньяк-көнбатышка таба секундына 6-11 метр, урыны белән 15-18 метрга кадәр тизлектә җил. Көндез термометрның терекөмеш баганасы +15...+20 градус, көнчыгыш районнарда +25 градус күрсәтәчәк. Төнлә +8...+13.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре