Газетага язылу

Татарстанда кышкы юлларга 540 тонна тоз-ком катнашмасы әзерләгәннәр

Татарстанда кыш көне төбәк дәрәҗәсендәге юлларны карап тоту өчен 375 тона тоз-ком катнашмасы әзерләгәннәр.

 Моңа өстәп, федераль юлларга – 165 тонна. Бу хакта Татарстан Министрлар кабинетында узган брифингта әйттеләр.

“Бүгенге көндә 375 тонна тоз-ком катнашмасы әзер. Шул исәптән, 92 тонна техник тоз һәм 283 тонна ком, – дип белдерде “Главтатдортранс” директоры Эдуард Данилов. – Гомумән алганда, республиканың юл хезмәтләре кышка тулысынча әзер, дөрес, кыш кына күренми”.

Эдуард Данилов әйтүенчә, Татарстан төбәк юлларының гомуми озынлыгы 13,6 мең чакрым тәшкил итә. “Аларны карап тоту белән 7 подрядчы оешма шөгыльләнә. Кыш көне юл хәрәкәтенең өзлексезлеген 1,1 меңнән артык техника тәэмин итәчәк”, – диде ул.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре