Бу хакта «РОСТКИ: Россия-Кытай» халыкара форумы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Проект гамәлгә ашырылган очракта инвестицияләрнең гомуми күләме 70 млн доллар тәшкил итәчәк. Завод керамик плитә һәм йорт өчен индивидуаль керамик эшләнмәләр җитештерәчәк. Нәтиҗәдә 800дән 1000гә кадәр яңа эш урыны булыр, дип фаразлана.
Очрашудан соң анда катнашучылар предприятиене урнаштыру өчен мәйданчык сайлау өчен Татарстанның җитештерү паркларында һәм махсус икътисади зоналарында булды.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез