Газетага язылу

Татарстанда «Легаль булмаган мигрант» оператив-профилактик чарасы төгәлләнде

Республиканың полиция хезмәткәрләре 31 августтан 4 сентябрьгә кадәр миграция законын бозучыларны ачыклау буенча рейдлар уздырган.

Мигрантларның яшәү, булу һәм эшләү урыннарында тикшерүләр уздырылган. Күрелгән чаралар миграция законын бозуның 1027 очрагын ачыклау мөмкинлеге биргән.

Шулардан –  чит ил кешеләренең Россиягә керү яки булу (яшәү) кагыйдәләрен бозуының 592 очрагы (РФ КоАП 18., 8, 18.11, 18.20, 19.27, 20.25 статьялары); кабул итүче як тарафыннан бозуларның 172 очрагы (РФ КоАП 18.9 статьясы); чит ил кешесенең Россиядә законсыз эшләвенең 133 очрагы (РФ КоАП 18.10, 18.17 статьялары); эш бирүчеләр тарафыннан закон бозуларның 130 очрагы. Читтән килгән 69 кеше илгә кертелмәгән. 258 мигрант Россиядән куып чыгарылган.

Россия Җинаять кодексының 322.3 статьясы (“Чит ил гражданинын яки гражданлыксыз затны Россия Федерациясендә булу урыны буенча ялган исәпкә кую”) нигезендә 140 тан артыграк җинаять эше кузгатылган. Җинаять кодексының 322.1 статьясы (“Законсыз миграцияне оештыру”) буенча җинаять эше кузгату мәсьәләсе карала.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре