Түбән Кама район үзәк төбәкара хастаханәсе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Идрис Вәлитовны “алтын куллы табиб” һәм “барлык хирурглар укытучысы” дип атап йөрткәннәр.
Табиб бөтен тормышын Түбән Кама хастаханәсенә багышласа да, Алжирда практик күнекмәләргә өйрәнгән, Туниста тәҗрибәсе белән уртаклашкан һәм Германиядә дәвалауның алдынгы ысулларын үзләштергән.
Вәлитовның хезмәте югары дәрәҗәдәге дәүләт бүләкләре белән бәяләнгән. “Татарстан Республикасының атказанган табибы” һәм “Россия Федерациясенең атказанган табибы” дигән мактаулы исемнәргә, шулай ук “Россия Федерациясендә сәламәтлек саклау отличнингы” дигән билгегә лаек булган. “Дәвалау һәм операцияләр ясау гына түгел, бәлки илһамландыра да белде, үз мәктәбен булдырды... Аның бакыйлыкка күчүе тулы бер дәвернең узганда калуын аңлата. Әмма аның мирасы, мәктәбе, коткарып калынган меңнәрчә гомерләр һәм шәкертләренең, сырхауларының чиксез рәхмәте мәңге сакланачак, – диелгән хастаханәнең матбугат хәбәрендә.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез