Татарстанда “Лето в Татарстане” программасы эшли башлады

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән республикада 1 июньнән “Лето в Татарстане” программасы эшли башлады. Ул җәй буе дәвам итеп, сентябрьне дә колачлаячак. Әлеге программа турында тулырак “Татар-информ”да узган матбугат очрашуында сөйләделәр.

“Лето в Татарстане” республиканың барлык авыл, район һәм шәһәрләрендә уза торган чаралар тупланган онлайн мәйданчыктан гыйбарәт. leto2025.tatar сайтына кереп, Татарстанда уза торган спорт турнирлары, фестиваль һәм концертлар, балалар һәм гаилә бәйрәмнәре, ишегаллары чаралары һәм башкалар турында мәгълүмат табарга мөмкин.

Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева сүзләренә караганда, республикада чаралар бихисап, әмма аларны менә шул рәвешле берләштергән зур афиша юк иде. “Безнең максат – Татарстан халкына күңелле, чараларга бай булган, кешеләрне берләштерә торган җәй бүләк итү, республиканың туристик яктан популярлыгын арттыру”, – диде ул.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре