Татарстанда лифт ишелгән: эчендә ике яшьлек бала белән гаилә булган

Кичә Усады авылында пассажирлар булган лифт ишелгән, дип хәбәр итә социаль челтәрләр.

Аның эчендә коляскада яткан ике яшьлек бала белән гаилә булган. Хатын баланы кулга алырга өлгергән.

Вакыйга "Счастливый" торак комплексында булган. Башта лифт җиденче катка барып җиткән, ләкин аннары кискен төшә башлаган. Берничә секундтан лифт беренче катка килеп төшкән, пассажирлар йөгереп чыккан. Алар зыян күрмгән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре