Магистральнең 700нче һәм 836нчы километрлары арасындагы участокта кар чистарту эшләрендә 16 комбинирланган юл машинасы, дүрт трактор, шулай ук алты авария комиссарлары экипажы эшли.
«Җиңел автомобиль йөртүчеләрдән дә һава торышы начарлаганда сәфәрне кичектереп торуларын сорыйбыз. Барлык чикләүләр һава шартлары яхшырганчы кертелде», – дип ассызыкланды «Автодор» дәүләт компаниясенең матбугат хезмәтендә.
Юлда гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан очракта ярдәм сорап түбәндәге номерларга мөрәҗәгать итәргә кирәк: *2323 яки 112.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез