Татарстанда “М7” юлында йөк машинасы йөртүчесе рульдә вафат булган

Үлем сәбәбе йөрәге кинәт туктауга бәйле булырга мөмкин.

Татарстанда “М7” юлында йөк машинасы йөртүчесе рульдә барганда вафат булган. Бу хакта “Татар-информ” фаҗигане үз күзләре белән күрүчеләрнең сүзләренә таянып яза.
Шаһитларның әйтүенчә,”Scania” юлдан барган шәпкә кырыйга “очкан”. Соңрак рульдәге ирнең вафат булуы ачыкланган.
Йөртүченең үлеме йөрәге кинәт туктауга бәйле булырга мөмкин.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре