Татарстанда М7 трассасында бер ир-ат елгага сикереп һәлак булган

Һәлак булган 36 яшьлек татарстанлының гәүдәсен Кама елгасыннан коткаручылар чыгарган.

Фаҗига кичә Мамадышта М7 трассасында булган. "KazanFirst"ка үз чыганагыннан билгеле булганча, 36 яшьлек ир-ат М7 трассасындагы күпердән елгага сикергән. Фаҗиганең шаһитлары очраклы үтеп баручылар була, ләкин алар аны коткарып кала алмыйлар.

Ир-атның гәүдәсен коткаручылар Камада Отарка авылы янында табалар. Татарстанлының үлеме шартлары ачыклана.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре