Чикләүләр 18 май төнендә Куки торак пункты янында булачак.
«Волга-Вятскуправтодор» ФКУ хәбәр иткәнчә, 18 майда Татарстанда М7 трассасының Күки торак пункты янында хәрәкәт вакытлыча туктатылачак. Юл тулысынча 01:00 сәгатьтән 02:00 сәгатькә кадәр ябык булачак. Төнге сәгать икедән ярты сәгатькә Уфа ягына хәрәкәт чикләнәчәк. Ә сәгать икедән өчкә кадәр Мәскәү юнәлешендә.
Трасса җәяүлеләр өчен җир өсте үтүе төзелеше белән бәйле рәвештә ябылачак. Чикләүләр һава шартлары яки эшләрнең тәмамлануы белән бәйле рәвештә үзгәрергә мөмкин.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез