2025 ел башыннан Татарстанда мәдәни мирас объектларын саклауга 2,5 млрд сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Бу хакта республиканың мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин сөйләде.
«Быел мәдәни мирас объектларын саклау буенча системалы эш планы төзелде. Төзелеш комлплекслары, проект оешмалары, экспертлар, реставраторлар җәлеп ителде. 2024 елда Президентыбыз Владимир Путин мәдәни мирас объектларына аерым игътибарбирергә дигән мөһим бурыч йөкләде. Шуңа күрә күп кенә элек игътибар бирелмәгән объектларга үзгәреш кертеләчәк», - диде Иван Гущин.
Тарихи объектлары төзекләндерү өлкәсендә 2025 ел вакыйгаларга бай булган. 6 июньдә озак еллар җимерек хәлдә булган Кукмара районындагы Мәчкәрә авылы мәчете реставрациядән соң кулланылышка тапшырылган. 31 августта Алабугада тантаналы рәвештә «Эврика» балалар музей-мәгариф үзәге ачылган. Ачылышта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та катнашты.
Шулай ук Алабугада сәүдәгәр Емельянов йорты реставрацияләнгән, Чистайда XIX-XX гасырларда төзелгән сәүдәгәр йорты бинасында хәзер «Статус» балаларга һәм яшьләргә психологик һәм педагогик ярдәм күрсәтү үзәге урнашкан.
Казан дәүләт яшь тамашачы театры, Шамов йортында урнашкан Сәләт йортында ремонт эшләре дәвам итә.
Күренекле шәхесләр яшәгән йортларны да яңарталар. Мәсәлән, бүгенге Татарстан Мәгарифне үстерү институты урнашкан, 1845-1846 елларда Лев Толстой яшәгән бинаны, Казанда һәм Яшел үзәндә Каюм Насыйри торган йортларны төзекләндерү көтелә.
Дини объектларга да игътибар зур. Мәрҗәни урамында урнашкан XIX гасырда төзелгән укытучылар семинариясе бинасы (бүгенге Казан технология һәм дизайн көллияте), Богородицкий хатын-кызлар монастыренең 4 бинасы тулысынча реставрацияләнәчәк, Питрәч районындагы Шәле авылы һәм Минзәлә районындагы Дусай Кичү авылы мәчетләре яңартылачак. Зәй районында Югары Баграж авылы чиркәве, Биектау районындагы Айбаш авылы мәчете агач биналарны торгызу проекты нигезендә яңартылачак.
17-19 сентябрь көннәрендә Kazan Digital week халыкара форумы кысасында цифрлаштыруның актуаль мәсьәләләренә багышланган 4 бөтенроссияфәнни-гамәли конференциясе үткәреләчәк. «Анда Татарстанның мәдәни мирасны саклау буенча мәгълүмат системасын тәкъдим итәчәкбез», - дип белдерде Иван Гущин.
Лиана Габбасова
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез