1 августта «Бердәм Россия»нең Төбәк кабул итү бүлеге Татарстанда белем бирү мәсьәләләре буенча кайнар элемтә оештыра. Бу хакта партиянең төбәк бүлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татарстанлылар борчыган сорауларын бирә, белгечләр консультациясе ала, шулай ук белем бирү системасын яхшырту буенча тәкъдимнәрен җиткерә алачак.
Мөрәҗәгатьләр мәктәп, мәктәпкәчә, өстәмә һәм һөнәри, югары, инклюзив белем алу, барлык категория гражданнар өчен ташламалар һәм үтемле мәгариф мохитен тәэмин итү мәсьәләләренә бәйле була ала.
Кайнар элемтәдә Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Казанның Мәгариф идарәсе вәкилләре, шулай ук белем бирү һәм социаль ярдәм белән шөгыльләнүче иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашачак. Модератор – Дәүләт Советы депутаты Алсу Нәбиева. Әлеге инициативага «Үзенчәлекле балалар. Татарстан» җәмгыяте директоры Светлана Салихова да кушыла.
8 (843) 238-10-00 номерына шалтыратып, шулай ук op@tatarstan.er.ru электрон почтасына мөрәҗәгать җибәреп катнашырга һәм консультация алырга була.
Кайнар элемтә 28 июльдән 1 августка кадәр уза. Ул сәгариф мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итүнең төбәк атналыгы кысаларында үткәрелә һәм һәм хакимият, җәмгыять һәм мәгариф системасы диалогына юнәлдерелгән чаралар сериясен берләштерә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез