Казандагы Халыкара сервис көллиятендә Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетының һәм комитет каршындагы Эксперт советының уртак күчмә утырышы булды, анда парламентарийлар 2024 елда мәгарифне үстерү программаларын һәм «Профессионалитет» федераль проектны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Утырыш эшендә ТР Рәисе ярдәмчесе, ТР Рәисенең Дәүләт Советындагы тулы вәкаләтле вәкиле Тимур Нагуманов катнашты. Утырышны Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов үткәрде.
Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Рамил Хәйруллин билгеләп үткәнчә, узган ел Мәгариф һәм фән министрлыгы белем бирү сыйфатын күтәрүгә ярдәм итүче ике федераль һәм дүрт республика дәүләт программасын, шулай ук ятим балаларны торак белән тәэмин итүгә юнәлдерелгән федераль программаны гамәлгә ашыруда катнашкан.
 “Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында гомуми белем бирү оешмаларында яңа урыннар, өстәмә белем бирү үзәкләре, һөнәри осталыкны әзерләү һәм үстерү үзәкләре булдырылды, матди-техник база яңартылды, авыл мәктәпләрендә спорт заллары ремонтланды» – дип билгеләп үтте Рамил Хәйруллин.
Узган ел республикада 67 балалар бакчасы төзелгән, бу сабыйларны мәктәпкәчә балалар учреждениеләрендә урыннар белән тулысынча тәэмин итәргә мөмкинлек бирә. Өстәмә рәвештә 15710 урын булдырылган, шулардан 8790 урын – 3 яшькә кадәрге балалар өчен. Шулай ук гамәлдәге илкүләм проектлар кысаларында 2024 елда 17 объект файдалануга тапшырылган, 180нән артык мәгариф объектына капиталь ремонт ясалган.
Ятим балаларны һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны торак белән тәэмин итүгә килгәндә, мәгариф министры урынбасары билгеләп үткәнчә, 2013 елдан 2024 елга кадәр 5346 кеше махсуслаштырылган торак фонды белән тәэмин ителгән. Узган ел 620дән артык кеше торак алган, 2025 елда әлеге категориядәге 450 гражданны торак белән тәэмин итү планлаштырыла.
Рамил Хәйруллин 2024 елда Татарстанда БДИ бирүчеләрнең уңышларын аерым билгеләп үтте, 366 йөз баллы нәтиҗәләр турында хәбәр итте. 2023-2024 еллардагы укучылар олимпиадасы нәтиҗәләре буенча республикабыздан 244 укучы җиңүчеләр һәм призерлар рәтенә кергән. Татарстан, Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсеннән генә калышып, илнең барлык төбәкләре арасында өченче урынны алган.
Бүген комитет утырышында депутатлар республикада «Профессионалитет» федераль проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов билгеләп үткәнчә, проектның төп максаты – белгечләрне практик юнәлештә әзерләү, аларның производствога чыгу вакытын кыскарту һәм беренче көннән үк конкрет эш урынында эшләргә әзер булуларын тәэмин итү.
Татарстан әлеге проектны уңышлы тормышка ашыра. 2022 елда бер көллияттән башланган булса, 2023 елда тагын алты учреждение кушыла, ә 2024 елда – җиде яңа көллият. 2026 елга тагын дүрт учреждениене эшләтеп җибәрү планлаштырыла. Проектта республиканың 18 көллияте катнашачак.
Андрей Поминов проектка ихтыяҗ турында әйтте. Әйтик, елдан-ел «Профессионалитет» программалары буенча белем алучы студентлар саны арта. Әгәр 2022 елда башлап җибәргәндә программада 250 студент катнашкан булса, 2023 елда – 1766 кеше, 2024 елда – 5183 студент, 2025 елда 9280 студент җәлеп итү планлаштырыла. «Без экспоненциаль үсешне күрәбез – 4 ел эчендә 40 тапкырга диярлек! Бу сайланган юлның дөреслеген раслый», – диде мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары.
Республика предприятиеләренең көллиятләргә ярдәм итүенә килгәндә, мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов билгеләп үткәнчә, «Профессионалитет» проекты кысаларында гына да 2022 елдан 2025 елга кадәр предприятиеләрнең катнашу өлеше 280 млн сум тәшкил иткән. «Бу бизнесның киләчәк кадрлар белән чын кызыксынуы һәм республиканың киләчәккә кадрлар потенциалы инвестицияләре», – дип ассызыклады ул.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез