Сервис кабул итүгә язылу гына түгел, ә рәсмиләштерелүче документларның статусын күзәтергә дә мөмкинлек бирә. Әгәр кулланучы мессенджерда теркәлгән булса, система аңа автомат рәвештә хәбәр җибәрә. Ел башыннан бирле Татарстанда яшәүчеләргә 1,3 миллионнан артык шундый хәбәр килгән.
Моннан тыш, чат-бот кулланучыларга берничә файдалы функция тәкъдим итә:
- Чиратларны тикшерү – бот конкрет филиалдагы чираттагы кешеләр санын, соңгы сәгатьтә кабул итү һәм чират көтүнең уртача вакытын күрсәтә;
- Актуаль график – сервис Татарстандагы теләсә кайсы МФЦ офисының эш режимын һәм вакытлыча ябык булган яки нинди хезмәтләр буенча документлар кабул итмәгән бүлекләрне күрсәтә;
- Статусны тикшерү – кулланучылар үз эшләренең каралу стадиясен белә ала;
- Кабул итүгә язылуны гамәлдән чыгару – Татарстанда яшәүчеләр МФЦ филиалын һәм язылу кодын күрсәтеп, планлаштырылган визитны гамәлдән чыгара ала.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Белешмәләр икътисады һәм дәүләтнең цифрлы үсеш-үзгәреше» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез