Татарстанда мәктәп урманчылыкларының «Цифрлы урман» V слеты узачак

27-29 июльдә Лубян урман-техник көллияте базасында Татарстандагы мәктәп урманчылыкларының «Цифрлы урман» V слеты узачак. Әлеге чарага 31 мәктәп урманчылыгыннан катнашучылар җылачак.

Слетның беренче көнендә укучылар өчен урман тармагын санлы трансформацияләү буенча мавыктыргыч лекция оештырылачак. Укучыларга Татарстанда урман ресурсларын исәпкә алу һәм идарә итү эшчәнлеген автоматлаштырырга, урман фонды территориясендә үз вакытында үзгәрешләрне ачыкларга мөмкинлек бирә торган хезмәтләр турында сөйләячәкләр. Моннан тыш, «Цифрлы урман викторинасы» интерактив интеллектуаль уенын үткәрү дә планлаштырыла, дип хәбәр итә Татарстан Урман хуҗалыгының матбугат хезмәте.

Мәктәп урманчылыкларының V«Цифрлы урман» слетын, шулай ук «Яшь урманчылар» төп конкурсын ачу тантанасы 28 июльдә узачак. Әлеге бәйгедә барлык гамәли биремнәр диярлек цифрлы форматка күчереләчәк. Бу көнне катнашучыларны белгечләр белән очрашулар да көтә. Укучыоап урманнарны төзекләндерү планшетларын күрә алачак, электрон микроскопларны кулланырга өйрәнәчәкләр һәм QGIS программа продукты ярдәмендә карта булдырачаклар. Шуның белән бергә Урман янгыннарын сүндерү үзәге, Лубян урман-техник көллияте белгечләре мастер-класслар үткәрәчәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Цифрлы урман

Көн хәбәре