Әлеге хәл 25 апрельдә Яшел Үзән районының Сафоново авылында булган.
Өлкән яшьтәге хатын-кыз 82 яшьлек күршесенең, кулына балта белән пычак тотып, урам буйлап баруын күргән. Ул ир-атның кая баруын сораган. Пенсионер "мәктәпкә балаларны туракларга" барам дип җавап биргән.
Хатын-кыз шунда ук Әйшә мәктәбе директорына һәм 112 бердәм номерына шалтыраткан. Директор барлык ишекләрне дә бикләргә кушкан һәм шулай ук полициягә хәбәр иткән. Ир-ат, мәктәпкә килеп, тәрәзәгә шакырга тотынган.
Агентлыкка билгеле булганча, полицейскийлар пенсионерны тоткарлаган. Аның кулында балта да, пычак та түгел, ә газета булган.
Агентлык мәгълүматлары буенча, пенсионерны психиатрия хастаханәсенә озатканнар.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез